Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨20нче көн Көз биюе кызгылт-сары төстә… Көзге юлның үзгә яме була, Көз җиленең – аерым серләре. Көз биюе кызгылт-сары төстә. Моңсу үтә көзнең төннәре. Көзге урман исе истә кала. Моңга күмә көзнең җырлары. Бик күпләрне көзен сагыш сара, Читтә йөрсә сөйгән ярлары. Көз күзләре никтер уйчан була Артык моңсу аның таңнары. Киек казлар юлы күк йөзендә… Юлда бии яңгыр тамчылары. Наилә Гаффарова "Нурлы Хәятем" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025#ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

53

0