Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 28 нче көн	 Сагыну  һади Такташ.

Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 28 нче көн Сагыну һади Такташ.

Мин сагынам өзелеп яшь чагымны... Тик ул чаклар минем хәтердә Бик томанлы, бик томанлы булып калган. Менә хәзер дә Бик еракта, гүя бик еракта Серле җәннәт булып күренә: Серле җәннәт... Зәңгәр утлар янган. Бишек элгән җәннәт түренә, Мин тирбәләм шунда: — «Тирбәт, әнкәй, минем бишегемне! Очындыр бер тагын һавага!.. » Шундый рәхәт миңа, шундый рәхәт, Уйный-уйный иркен һавада, Мин тирбәләм. — «Тирбәт, апай, минем бишегемне! Уйнат мине, назла, иркәлә; Йокла, диген, шаян уйнар өчен Уйганырсың тагын иртәгә!» Бирегез миңа, бирегез зәңгәр күзле яшь чагымны.

Тэглар:

35

0