
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 26 нче көн Вакыйф Нуруллин "ИКЕ УРАМ АРАСЫ
— Тор инде, улым, тор, соңга каласың бит! Бу — әни тавышы. Мин инде күптән уяу. Торырга кирәк икәнен бик беләм. Иртәрәк уятырсың дип, кичтән үзем әйтеп куйган идем. Таш яуса да мәктәпкә соңарырга ярамый миңа. Чөнки узган атнада бик хәтәр буран булды да ике көн дәресем калды. Ә өченче көнендә беренче дәрескә со¬ңардым, һаман шул буран аркасында инде: ике көн йокым туйганчы йоклап, йокы чүлмәгенә әйләнеп китә язганмын. Мәктәпкә беренче дәрес бетәргә ун минут кала гына барып кердем. Ярый әле рус теле, Габдулла абый дәресе иде. Әгәр Нәби Зарипович дәресе булган булса — харап иде эшләр. Ниндидер бик зур җинаятьчене тоткандай җилте¬рәтеп, шундук директор янына алып керер иде. Ә минем өчен директор янына керү — үлемгә бару белән бер. Чөн¬ки узган көз үземне укырга алганда мин аңа сәбәпсез дә¬рес калдырмаска, тәртипле булырга, яхшы укырга һәм мәктәпкә бер кубометр утын китереп бирергә вәгъдә иткән кеше. ...Урман ерак тү¬гел түгелен: булыр-булмас бер чакрым чамасы гына. Лә¬кин аның исеме генә урман: бары өч йөз гектар гына. Җитмәсә урманның икенче ягында тагын бер авыл — Ильиновка. Ильиновкалыларның да мичләре бар, аларга да утын кирәк. Аннары килеп, урман аша юл үтә: узгынчы¬лар да аны туктаусыз кымтырыклап тора. Бөтенләй бет¬мәсен өчен, урманны бик нык саклыйлар. Дәүләт тарафын¬нан куелган сакчысы — Сафа абый. Кече Әшнәкнеке ул.... Ләкин мәктәпкә утынсыз барырга да ярамый. Кичә мәктәп директоры Асия апа үз кабинетына чакыртып әй¬теп җибәрде: «Утын алып килмәсәң — мәктәпкә бүтән ки¬леп тә йөрмә, Нәҗимов». #Татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты #Белемрадиосы #ИКЕУРАМАРАСЫ #ВакыйфНуруллин #Татнетныүстерүфонды #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар
70

0