Роберт Миңнуллин "Балыкчы"

Роберт Миңнуллин "Балыкчы"

Үзебезнең инештән мин Тоттым сазан баласын. Минем бабам тоткан булган Аның ерак бабасын. Сез дә аптырар идегез Мин каптырган сазанга – Күпме генә тырышсаң да Сыймас иде казанга. Юк, казанга гына түгел, Әле бала килеш тә, Әгәр җибәрсәң яңадан, Сыймас иде инешкә! Нәрсә, әллә Ышанмыйсызмы? Тагын шундый зур бер Балык тотып күрсәтер Идем инде мин сезгә... Тик менә берәү генә Иде шул андый Зур балык.

Тэглар:

53

0