Роберт Миңнуллин "Миләш пешкән..."

Роберт Миңнуллин "Миләш пешкән..."

Көз елмая бөтен төштән! Кызарып миләш пешкән! Әллә каян балкып тора, Миләшкә кояш төшкән… Малайлар никтер ашамый, Миләш быел уңса да… Никтер ачы тоела шул, Миләш матур булса да. Кызыктыра кызыл миләш… Чыннан да ачы ла ул… Ләкин ачы миләш капсаң, Күңелләр ачыла ул… Миләшне кошлар ярата! Ачы дип тә тормыйлар, Күз ачып йомган арада Киләләр дә урлыйлар… Безгә ачы тоелса да, Кошларга татлыдыр ул. Иң дөресе – малайлар да, Кошлар да хаклыдыр ул… Кошлар юкка яратмас ул! Сезгә, дуслар, бер киңәш: Ачы булса да ашагыз, Мин дә каптым бер миләш!

Тэглар:

48

0