
20 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Айшанур "Бала".
Балалар бик тиз үсә бит, Калыйк иркәләп-сөеп. Бала бит ул җан җимеше, Бик тиз китәләр үсеп. Нәни чагы баланың, Бер мизгел кебек кенә. Кай арада үсеп җиткән, Хәзер иде кечкенә. Зур кешегә караган күк, Елмаясың бүген аңа. Шундый зур булып үстең, - дип куана һәрбер ана. Бәхетен бирсен Аллаһ Һәрбер туган баланың. Мин ышанам кабул була, Теләге һәр ананың. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Айшанур #Бала #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
62

0