Тылсымлы сарай

Тылсымлы сарай

📖 🍃🌿☘️ XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь Кем бәхетле?… Батыр белән Куркак Очрашалар юлда. «Кем бәхетле?» дигән Сорау туа шунда. Батыр әйтте сүзен: «Син шул, ай-һай, куркак. Синең белән бәхет Булмас берчак уртак». Куркак әйтте: «Юк, - ди, Син шул артык батыр. Синдә булмас бәхет, Миндәй бәхет татыр». Батыр әйтте шунда: «Әйдә әле барыйк, Акыллы һәм Ахмак Сүзен тыңлап карыйк». Ахмак әйтте: «Сез ни, Сез соң әллә җүләр? Сөйләмәгез юкны, Сездән кеше көләр. Бәхет күптән миндә, Серләшәбез көн дә!» Ә Акыллы әйтте: «Бәхет ул диңгездә! Диңгез бик тә тирән. Кемгә бәхет кирәк, Шул диңгез төбеннән Төшеп алсын тизрәк!» Куркак әйтте: «Юк, - ди, Мин чумарга куркам. Әйдә алсын Батыр, Бүләрбез, - ди, - уртак». Батыр риза иде. Тик чумарга гына Ул өлгерми калды, Акыллы сүз алды: «Батыр йөрәгендә Яши тәвәккәллек. Тәвәккәллек - бәхет. Батыр, синдә бәхет!» #ЗинаидаЗахарова #Тылсымлысарай #әдәбимарафон  #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

47

0