Зиннур Хөснияр "Тупыл мамык очыра"

Зиннур Хөснияр "Тупыл мамык очыра"

Тупыл мамык очыра Көннең эсселеге! Кыздыра гына! Урамда ап-ак буран. Җиле дә булмаса, эссегә бөтенләй түзәр әмәл юк, инде җил иссә, җиргә сырышкан тупыл мамыкларын тузгыта да буран куптара. Зарифә, көзге каршыннан китеп, тәрәзә янына басты. Тупыл мамыклары тәрәзәгә килеп сарылалар да, шома пыялага тотынып тора алмыйча, хәлсез күбәләкләр кебек аска шуып төшәләр. Җил аларга монда да тынгылык бирми: очырта, биетә. Менә беравык җил тынып торгандай була. Ак канатлы хәлсез «күбәләкләр» һавада тын гына йөзеп йөриләр-йөриләр дә агачларга, йортларга, җиргә сырышалар. Зарифә хәтерли әле: аларның урамында тупыл агачлары рәт-рәт тезелеп утыра иде. Берзаманны, мамыклары урамны чүпли дип, аларны кисә башладылар. Әле ул чакта Зарифәнең әнисе дә исән. Менә каяндыр килгән кешеләр тупылларны дөп-дөп егарга керештеләр. Әнисе, тәрәзәгә капланып: – Һай, ник тияләр инде аларга! Урам чүпли дип, агач хәтле агачны харап итәләрме соң?! Балалары бит ул тупылның, орлыгын чәчә бит ул шулай, нәселен дәвам иттерә, – дия-дия зарланып торган иде.

Тэглар:

47

0