Күңелем җылы тели.

Күңелем җылы тели.

19 нчы көн #әдәбимарафон2025 Ул сүзен тәмамлады да, җавап көтеп кызга төбәлде. Һәм көтеп алды. Әмиләнең нәфис кулларында яткан күркәм чәчкә гөлләмәсе күз йомып ачкан арада “Шап!” иттереп егетнең битенә килеп бәрелде дә, асфальтка тәгәрәде. Оста куллар җыеп беркетеп, ялтыр төсле кәгазьгә ураган кыйммәтле гөлләмә, ак туфлиләрнең ачулы тыкылдавы ерагайганда да, егетнең шартлардай булып, үзен чак кулда тотып утырып калуында да эше булмагандай, хуш исләрен аңкытып, дымлы ташлар өстендә аунап ята бирде

Тэглар:

50

0