18 нче көн. Язмыш сынавы

18 нче көн. Язмыш сынавы

Ул хаклы, алар үз-үзләрен, улларын кызганудан артык берни дә уйламыйлар. Ә бит киләчәк турында уйларга кирәк. Сабир белән Илдус Чаллыдан кайтып кергәндә, Рушан янында ике егет утыралар, кулларында сыра шешәләре. Рушан исерек күзләрен әтисенә күтәреп карады. Әтисенең йөрәге кысылып куйды, шулай да үзен тиз кулга алды. Җәлләп торыр вакыт түгел. – Тәк, егетләр, хәл белергә килдегез инде... Улым, сиңа ошыймы соң шулай кызганыч булып утыру? Ә без кызганыч түгелме соң сиңа? Без әниең белән күпме тырыштык сине үстерер өчен. Үстердек, кеше баласыннан ким булмасын, дидек. Күрәм, картлыкта терәк булыр дип үстергән улыбыз эшсез йөргән дуслары белән шешәне ныграк ярата. Сине безгә карый дусларың ныграк җәллиләр шул, без кайтуга җирдә аунап ятасың. Менә безне шул чакта кем җәлләсен? Синең яныңа утырып елаган анаңны кем җәлләсен? Ә шул чакта яраткан, синең өчен җанын бирергә торган Ләйсәнең күрсә... – Әти, башка исемә төшермә аның исемен! – Ник төшермәскә, төшерәм. Менә бу дусларың, син эчкегә салышкач, сөйгәнеңне алып китәргә һәркайсы шат булачак. Менә үз-үзеңне җәлләп елап утырасың, ә Ләйсәнгә ни булды икән дип уйламыйсың, бәлки аның да кайгысы бардыр, бәлки аңа да авырдыр. – Әти, ни булган Ләйсәнгә? – Менә айны башта, тормышка аек акыл белән кара, аннан әйтермен ни булганын. – Сабир бүтән сүз куертып тормады, борылды да чыгып китте. Оеткы салынды, ни дә булса үзгәрерме? Рушан көн дә әтисе белән сөйләшергә омтылды, тик әтисе ишетмәмеш булып чыгып китәргә ашыкты. Шулай да эчү туктады. Аңлы тормышка һәркем үз аңы белән килергә тиештер. Сабир ике атна түзде, улының ялварулы карашына җавап бирмәде. – Нәрсә, улым, сөйләшәбезме?

Тэглар:

41

0