19 нчы көн. Язмыш сынавы

19 нчы көн. Язмыш сынавы

Гүзәл дә документларын Чаллыга институтка илтеп бирде. Абыйсының танышлары шунда эшли икән. Ярдәм итәрбез, дигәннәр. Керү имтиханнарында Гүзәл ничек туры килсә, шулай утырып чыкты. Әзер җаваплар үзләре килеп ятты өстәлгә. «Институтка керде» дигән кәгазьне кулына алгач, Гүзәл җиңгәсе белән авылга кайтты. Аларның авылдагы ике катлы өйләрендә шәһәр фатирына карый күпкә рәхәтрәк, чөнки бөтен уңайлыклары да бар. Эш тә күп, бай булсалар да, әтисе бер баласын да эшсез тотмады. Парнигы да, бакчасы да, зур ихатасы да – эш җитәрлек иде. Чикерткә кебек җырлап-биеп яшәгән Гүзәл соңгы вакытта әллә ниндигә әйләнде, күбрәк бер почмакка сеңеп, уйга батып тик утыра. Юк кына сүзгә дә кабынып китәргә генә тора. Иртәдән әтисе белән әнисе Казанга кунакка җыендылар, өйдә җиңгәсе белән икесе генә калдылар. Кич абыйсы кайтуга алар аш әзерләргә тотындылар. – Гүзәл үскәнем, итне генә тура әле, мин токмач кисәм. – Җиңгәсе Гүзәлне бик тә ярата. Ул үзе оялчан, кыюсызрак кеше, ә Гүзәл ут кебек янып тора, тормышның һәр мизгеленнән ямь-тәм таба белә, үзен иркен тота. Гүзәл итне алып турый башлагач, әллә ни булды, авызын каплады да чыгып йөгерде. Бакчага чыгып, ашказаны әйләнгәнче косты да косты. Җиңгәсе дә артыннан йөгереп чыкты, чүмеч белән су китерде, бит-кулларын юдырды. Гүзәл алмагач төбендәге креслога килеп утырды. – Үскәнем, күптәнме бу хәлең? – Нинди хәлем? – диде Гүзәл исе китми генә башын тотып. – Болай косып чирлисең? – Кичә иртән дә шулай булган иде, ит исе яратмыйм. – Булачак балаңның әтисе кем инде?

Тэглар:

40

0