
Роберт Миңнуллин "Мияу"
Песи, песи, пескәем, Соры синең төскәең. Йомшак синең йоннарың, Җылы синең туннарың. “Мияу, мияу!” – бар сүзең, Ялкау да әле үзең, Белмим инде, ни өчен Бернигә китми исең? Кызыксындырмый ни ау, Кызыксындырмый ни уйнау. Мияулау бөтен эшең, “Мин сине мияу”, – дисең. Нигә инде күз буяу – Үзем дә сине “Мияу”!
36

0