18 нче көн. Язмыш сынавы

18 нче көн. Язмыш сынавы

– Тыңла, зинһар, тыныч кына, мин сиңа бер әйбер сөйлим. Минем әбием белән бабам өйләнешеп бер ай үтүгә, сугыш башланган. Әбием көтәргә сүз биреп торып калган. Кырык дүртенче елны бабам бик каты яраланган. Башта Украинада дәвалаганнар, аннан Мәскәүдә, аннан Казанга кайтарганнар. Әбиемә бер санитарка хат язган: «Ирегез ике аяксыз безнең госпитальдә ята. Ул үзен хәзер беркемгә кирәкми, бернәрсәгә яраксыз дип саный. Кирәк дисәгез, ирегезне килеп алыгыз», – дигән. Әбием бер балта остасыннан кул арбасы ясатып алган да Казанга бабамны алырга киткән. «Бабаң белән очрашкач, икәү кочаклашып туйганчы елаштык», – ди. Соңыннан бабам: «Ташла, ник кирәк мин сиңа, аяклыны да табарсың», – ди икән. Тик әбием: «Түремдә генә утырырсың, кочакларга кулларың исән, сөйләшергә телең бар, башың урынында. Бөтен илгә килгән афәт, бергә күтәрербез. Кемнең өендә хәзер сау-сәламәт ир бар? Беркемдә юк. Аяк-кулы исән булганнарының йөрәге, тәне яралы. Безне бит язмыш үзе кавыштырган, син минеке, мин синеке дип кавышкан идек бит! – дигән. – Син бит әле сугышка киткәч туган улыңны да күрмәдең. Ай, татлы да соң аны сөюләре, гел синең үзеңә охшаган», – дигәч, бабамның күзендә яшәү теләге туган, тизрәк туган иленә кайтып, баласын күкрәгенә кысып сөясе килгән. «Син хаклы, әнисе, без яшәргә тиеш, мин бүтән еламам», – дип, кайтырга ризалашкан. Казан белән Чаллы арасын кайтуның авырлыкларын әбием сөйли алмый, елый иде. Техника юк, әле очраклы машинага, әле ат арбасына, әле кул арбасына утыртып, сөйри-сөйри алып кайткан. Минем әбием инде карт. Ул, беләсеңме, нәрсә ди? Чынлап яратсаң, барысын да җиңәргә була, мәхәббәт үзе көч бирә, ди. Алар яратышып яшәгәннәр, биш балалары булган. Бабай колхозда хисапчы булып эшләгән, башка авыл ирләре кебек хатын-кыз эше дип бүлешеп тормаган, әбигә бөтен өй эшләрендә булышкан: балаларны карашкан, ипи салган. Әбием укытучы булган. «Бабагыз бик акыллы, чын ир заты иде, аяклы бер генә иргә дә алыштырмас идем», – ди.

Тэглар:

34

0