
19 нчы көн. Язмыш сынавы
Ләйсән бүген шушы күп сикәлтәле тормышның бер кытыршысын тигезләп үтәргә, яраткан кешесен яшәргә, тормышка кайтарырга тырыша иде. Элеккечә яшәп булмый, күпме генә еласаң да, яңа юлларын эзләргә кирәк. Шушы катмарлы тормышның ямьле ягын табып, яңа хыяллар белән яшәргә кирәк. Әбисе, тормышның ачысын-төчесен татыган иң зирәк, иң гадел кешесе: «Юкка аһ ормагыз, сабыр булыгыз», дия килә. Ләйсән шул акыллы әбисе куенында үсте. Туксанга җитсә дә, хәтере шундый шәп, акылы төгәл. Акыл җитмәс нәрсәләрне дә гади генә итеп аңлата белә. Рушанның шушы хәлгә калганын белгәч, әбисе янына кайтып өзгәләнә-өзгәләнә елады, әбисе дә кушылып елады, шулай да юатырга акыллы сүзләр тапты бит. Әбисе биргән киңәшләр Ләйсәнгә Рушан алдында җебеп-елап тормаска, үзен кулда нык тотарга ярдәм итте. Әти-әнисе бер дә шатланмадылар. «Авыр булачак, аяклы егетләр дә бетмәгән, юкка өметләндермә кеше баласын», – дигәч, әбисе: «Кагылмагыз балага, үзе хәл итсен. Аяклы ир белән яшәгән кайбер хатыннарга карый, аяксыз атагыз белән мин күпкә бәхетлерәк идем». Әйтерсең, әбисе Ләйсәннең кулына флаг тоттырды да «алга!» диде. Хәзер инде аңа берни куркыныч түгел. Ходай бит бар нәрсәне бу дөньяга белеп яраткан, кирәкмәгән бер нәрсә дә юк. Хәтта шушы чебеннәр дә, чүп үләннәре дә ниндидер вазифа үти. Ит чебене дә үз эшен эшли: яраларга йомырка салу белән үзе үлә, ә йомыркалардан ак кортлар чыга һәм бөтен үлекне чистартып, яңа ит үрдерергә мөмкинчелек тудыра. Кортлар күбәеп, шыбыр-шыбыр йөри башлагач, барысы да куркып калдылар. Сыпырып алырга да уйлаганнар иде, бер атнадан Рушанның тән кызуы төшкәч, көтәргә булдылар. Ләйсән тагын әбисенә кайтып килде. «Шул җирәнгеч нәрсәләр үз эшләрен белеп эшлиләр, тимәгез», – диде әбисе.
39

0