#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 20 нче көн Калдырма, әнкәй! Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 20 нче көн Калдырма, әнкәй! Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ

– Карагызчы, нинди матур балалар! Курыкмагыз, монда сезгә беркем дә тимәячәк. Дүртегезне дә бер палатага урнаштырабыз. Иртәнчәк тәмле ботка ашарсыз, төшке ашка кәтлит бирәләр. Йоклар алдыннан көн дә кефир эчерәләр. Мин берчә табибка, берчә милиционерга карап алдым. Безгә бит бер сәгатькә генә шәһәргә алып барабыз, дигән иделәр. Ә табиб киресен әйтә. Алданганыбызны аңлагач, Алия апа да шунда ук киреләнергә тотынды: – Без монда калмыйбыз. Сез бит, бүген кире өебезгә алып барабыз, дидегез! – Әйе, сезнең боткагыз да, кефирыгыз да кирәкми, – дидем. – Өйгә кайтам. Чыгарыгыз безне! – Зөлфирә аягы белән тыпырчынып елый башлады: – Әткәй, син кайда? Алып кайт безне! – Тынычланыгыз, зинһар! – Табиб та эшнең нидә икәнен аңлады. Күрәсең, вакытыннан алда теге сүзләрен ычкындырып ташлаган. – Сезне, чынлап та, тикшерергә кирәк. Әгәр сау икәнсез – иртәгә үк кайтарабыз. Әйдәгез, дүртенче катка күтәрелик, палатагызны күрсәтәм. – Юк, бернинди дә палатага бармыйбыз! – Безне кире кайтарыгыз! – Җитәр сезгә киреләнергә! – Милиционер ачуланып китте: – Сезнең алдыгызда ялынып торырга малаймындыр шул! – Сез бит үзегез, бер сәгатькә генә, дип әйттегез. Хәзер өйдә апа-абыйларыбыз борчыладыр. Кайтарыгыз инде безне, абый! – Алия безнең арада иң зурысы булгандыр, якларга тырышты. – Җитәр, башымны каңгыртмагыз! Болай да, күп вакытымны алдыгыз! – Шуннан милиционер минем белән Алиянең кулыннан нык итеп тотты да, өскә сөйрәп дигәндәй алып китте. Чарасыздан, елый-елый артыбыздан Алсу белән Зөлфирә иярде. Палатага урнаштыргач та безне бикләп куйдылар.

Тэглар:

43

0