#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 19 нчы көн БӘХЕТКӘ ХАКЫ БАР ҺӘРКЕМНЕҢ... Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 19 нчы көн БӘХЕТКӘ ХАКЫ БАР ҺӘРКЕМНЕҢ... Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

Институтта лекцияләр тәмамлану белән, Руслан яшәгән тулай торагына кайтып тормады, ә автовокзал ягына ашыкты. Азаккы автобуска булса да, ничек тә өлгерергә кирәк. Хәер, тулай торакка кереп, әйберләрне алып чыгарга кирәк иде дә бит. Әйберләр дигәннән, әллә ни дә юк инде. Шул Маһирә апасы, буш банкаларны алып кайт, дип җанны каезлады бит. Ә Русланның егет башы белән автобуста, халык алдында гарьләнмичә, буш пыяла банкаларны шалтыратып күтәреп йөрисе килми. Озак кайтмаган өчен әтисе, теле белән әйтмәсә дә, улына үпкәләп ятадыр. Аннары, азык-төлек, бәрәңге-яшелчә дә бетеп килә. Студент халкында кайчан акча булганы бар да, кайчан "степуханың" җиткәне бар? Русланның янып-пешеп ашыгуы юкка булмады. Арткы урыннарының берсенә билет эләккән егет кереп утыруга, шыгрым тулы автобус Уфа урамнары буенча җай гына Борай якларына юнәлде. Өч сәгать буена тибрәлеп бара-бара, йоклап алсаң да була. Шәһәрдә калган "җан көеге" Римма белән кәрәзле телефоннан хат язышып барсаң да була. Дөресен генә әйткәндә, Русланның инде күптән кызны әтисе, Маһирә апасы белән таныштырасы килә. Бервакыт көз көне үзе белән кайтып килергә ризалаткан да иде кебек. Аннан тагын, оялам дигән булып, кире уйлады. Бу кызларны аңламассың, бигрәк сәер халык. Быел кызый техникумын тәмамлап та килә. Укуын бетерер дә, Стәрлетамагына кайтып та китәр. Ә Русланга тагын бер ел укыйсы бар. Башта "гос", аннан диплом. Егетнең аны һич тә үзеннән еракка җибәрәсе килми. Шушы ике ел эчендә алар бер-берсенә шактый ияләштеләр. "Корешлары" әйткәнчә "тусоваться" сүзен Руслан бик ошатып бетерми. Римма белән Руслан арасында "тусовка"дан күпкә артык, күпкә югарырак мөнәсәбәтләр – мәхәббәт икәнлеген кыз белән егет икесе генә белә... Ял көннәрен зарыгып көтә-көтә бергә #Татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты #Белемрадиосы #БӘХЕТКӘХАКЫБАРҺӘРКЕМНЕҢ. #ФизәлияДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА #Татнетныүстерүфонды #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар

Тэглар:

39

0