
Айрат Суфиянов " Сулар тыйнак"
19 нчы көн #әдәбимарафон2025 Сулар тыйнак... Сулар үргә акмый... Хакыйкатьне аңым кире какмый, Суларда – көч, шәфкать, дәһшәт тә. Яшәртә дә, яшәтә дә җирне, Туфан булып та ул чәчрәтә. Сафлыгына кизәнгәннәр өчен Су хәтере саклый вәхшәт тә. Су сулышы – безнең бәдәннәрдә, Су хезмәте – һәрбер чәчәктә. Суы качса, туфрак дүрт якка да Афәт дулкыннарын чәчрәтә… #ТатарстанЯзучыларберлеге #АйратСуфиянов #Сулартыйнак #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
38

0