
Шәфикъ Иматдинов "Гөнаһлы мәхәббәт"
19нчы көн #әдәбимарафон Әнисенең җидесен үткәргәч, Сәрия юлга җыена башлады. Автобус туктаган һәм кузгалып киткән чакларда йокысыннан уянып әнисен чакырган энекәшен: "Мин монда, әниең монда! Йокла, Тәлгать, йокла, минем акыллым!" – дип юатты. Беркайчан да Тәлгатьне кыерсытмаска, үзенең Мараты белән бергә тәрбияләргә, үстерергә сүз бирде ул. Әнисенә китергән сызланулар өчен Тәлгатькә ярдәм рәвешендә булса да акланырга кирәк. Ә Фәргатькә бернинди аерма да юк, чөнки алар икесе дә аның балалары, уллары. Атналар, айлар, бер ел үтеп китте. Сәрия әнисенең ел ашын үткәрешеп кайтты. Йөрәк сызланулары гына кимеми. Балаларны йокларга яткыргач, мендәренә капланып елый. Әнисе алдында үзен бик гаепле санау, иң кирәкле сүзләрне әйтеп өлгермәве тынгы бирми аңа. Ләкин сулар кирегә акмый. Үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел, хаталарны төзәтеп булмый. Гомерләр алда: язмышка буйсынып яшәргә генә кала.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәфикъИматдинов #Гөнаһлымәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон
35

0