
Туган як моңы Хәсән Сарьян
Институт клубында бер-бер кичә булса, безнекеләр дә калмый йөри иде; әле инде үзебезнең «пед»лар спектакль дә куйгач, берсе дә калмыйча китеп тә бетте диярлек (урын алып калырга кирәк), бүлмәдә тик мәңге мыштырдык Фәйзәви генә һаман мыштырдый иде. Мин Гыйлемдарга егетләр пешереп куйган бәрәңгене мендәр астыннан алып бирдем, ул да өстәлгә колхоз биреп җибәргән ак маен чыгарып куйды. Тиз- тиз булса да, тәмләп бәрәңге ашап алдык. Чәй әзерләп китергән арада, күрәм, Гыйлемдарның күзләре үк , йомылып беткән.
40

0