
Тылсымлы сарай
📖 🍃🌿☘️ XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь Ай югалган «Күкләрдән Ай югалган!» Бу хәбәр шул арада, Бик озын юллар үтеп, Бар дөньяга таралган. Тизрәк Айны табарга Әмер биргән, ди, Кояш. «Айсыз һич яшәп булмый, Ул безнең төнге кояш». Төн дә бик нык кайгыда, - Аны соң кем яктыртыр? Әкиятләрен сөйләп, Кочып, назлап йоклатыр? Йолдызларга да кайгы, Алар да сөя Айны. Бер керфек тә какмыйча, Һәркем эзләде аны. Кызганды болытлар да, Айсыз дөньялар җансыз. Еладылар көн буе, - Зөһрәбез калган парсыз. …Тиздән төн килеп җиткән, Ай да күгенә кайткан. Баксаң, ул көндезләрен Ял итеп йоклап яткан! #ЗинаидаЗахарова #Тылсымлысарай #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
44

0