
Гүзәл Идрисова " Мәхәббәт төрле була"
18 нче көн #әдәбимарафон2025 Мәхәббәт төрле була, Берәүләр шашып ярата, Әле курыкмый, упкынга сикерә, Әле очып китәләр күккә. Көчле мәхәббәт була, Тау – ташлар бәреп чыга. Юлында очраган киртәләрне Җинел генә алып очыра. Бөек мәхәббәт бар, Аны белә декабристлар, Мәхәббәте артыннан ияреп, Себергә киткәннәр бар. Горур мәхәббәт була, Пар кавыша алмый. Беренче адымнар ясарга Горурлык комачаулый. #ТатарстанЯзучыларберлеге #ГүзәлИдрисова #Мәхәббәттөрлебула #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
42

0