
Туган як моңы Хәсән Сарьян
Караңгылык куера тошкән саен суыта торгач борыннарга юеш томан исе килеп бәрелде; җир өстенә ак болыттан ак өрфия җәелеп ятты. Без дә үзебез укыган, трамвайсыз-нисез генә тын яшәгән калабыз. га - Бөрегә кайтып җиттек. - Tpp!… Өчебез берьюлы кабык арбадан сикереп төштек. Атчы абыйның безне тулай торакка хәтле илтеп куярга нияте булса да, без кырт кистек: … Бик рәхмәт, агай. Иртә белән эшкә чыгасы атны шәһәр урамыннан тояк бирчәйтеп йөртмәгез. - Һи-и, шәһәрен генә күргән ат инде ул. Үзегезгә дә ял итәргә кирәк. - Һи-и, ялны үлгәч тә итәбез аны!… -Рәхмәт, агай. Без инде кайтып җиттек. Сау булыгыз. - Сау булыгыз инде, алайса. Тагын килегез. Килсәгез, туры үземә төшегез…- дип, атчы абый атын кире борды да тиздән арбасы-ние белән кара төн йот- кандай юкка чыкты. Тик каткан юлда тәгәрмәч келтерәве генә колакка сеңеп калды. Без, сөйләшмичә генә, төннең караңгылы-яктылы утлары янып торган шәһәребез буйлап үзебезнең тулай торакка таба юнәлдек. Кул селтәвебездән үк бик арыганлык сизелсә дә, колхоздагы ике көнлек эштән без канәгать, рухыбыз бөтен иде. Эш авыр булды. Минутына унике-унбиш көлтә йоткан суккычка көлтә генә өлгерт. Ләкин без - сугыш чоры малайлары; мондый алты атлы суккычта тугыз яшьтән ат куып үскән; аннары инде сынатыр чак та түгел: безне, иң көчлеләре дип, ике курстан сайлап алып, көлтә бирергә куштылар. Башка иптәшләребез инде сәгать биштә үк кайтып китте: ике көн эшләп, унике чакрым җәяү кайту уен түгел.
62
0