Әдәби марафон-2025. 14нче көн. Нурулла Гариф.Замана туе.

Әдәби марафон-2025. 14нче көн. Нурулла Гариф.Замана туе.

Авылның күрше йортында туй бара. Хәер, заманына күрә исеме генә туй аның. Түшәк инде тапталган, ак ипигә бал ягып ашалса да, яшьләрнең бергә булу тәме инде күптән татылган. Бар да ясалма хәзер. Табигыйлык юк, синтетик фән чоры. Булганын да бетереп, татар гаиләсендә татарча сөйләми торган угыл яисә кыз үсә. Алары да шул бер-икедән артмый. Килен яисә кияү башка кәвемнән булгач, гореф-гадәтләр дә башкача. Диннәр каршылыгына да игътибар юк. #Әдәбимарафон #Миллионтатар

61

0