Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨13нче көн Уят мине Уят мине. Озын төндә уят. Таңны каршыларга чакыр мине. Телим, офык кереп югалганда, Хәтеремдә калдырырга синең йөзне. Уят мине. Айлы төндә уят. Йокы качсын серләшүдән безнең. Тирән уеп күңелемә салыйм Колагыма пышылдаган һәрбер сүзне. Уят мине. Яңгыр койган чакта. Икәү чыланырбыз җепкә кадәр. Биткә тамган җылы ләйсән яңгыр, Бәлки, безнең җанга кадәр үтәр?… Уят мине. Мин йокламыйм күптән. Йоклаганга салышамын гына. Синең йөрәк тибешеңне тыңлыйм, Битләремне терәп кайнар тынга. Уят мине… Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

52

0