
13 нче көн. Кар астында гөлләр бар
Айгөл төнге сменадан кайтырга чыкты. Инде атна буе торган кояшлы җылы апрель көннәренә күнегә төшкән халык, бүгенге салкын һава торышы өчен шактый юка киенгәненә үкенеп, тукталыш павильонына кереп тулырга мәҗбүр иде. Кайберләре шәһәр ягыннан килгән трамвайга кысылып булса да керергә, шул рәвешле өйләренә көпчәкләр заводы ягыннан әйләнеп кайтырга булды. Айгөл исә, туңган кулларына өргәли-өргәли, шәһәргә кайтучы трамвайны көтеп калды. Аның уйлары иртәгә башланачак ялы белән бәйләнгәнгә, трамвайның шәһәргә таба юнәлгәне генә алдагы планнарыннан читкә тайпылдырмас кебек тоелды. Ниһаять, озак көттергән ярым буш трамвай да килеп туктады. Айгөл шатланып, керә-керешкә үк әзерләп куйган талонын компостерга тиштерде дә, җылы утыргычка сеңде. Трамвай кузгалып китү белән, ачык-соры төстәге куртка кигән, ак чәчле, кылыч борынлы кондуктор хатын, эчкә баткан битараф күзләрен төбәп: «Приготовим за проезд!» – дип, айкала-чайкала Айгөл каршына килеп басты. Ни өчендер, хатынның кыяфәте, чыелдавык тавышы чарасыздан трамвайга очып кергән акчарлакны хәтерләтте. Айгөлнең күңеленнән: «Нафталан шәһәрендә сулык бар микән?... Әллә купальникны алырга инде?» – дигән уй үтте. Ул, җылы уйларына бирелеп, карашын тәрәзәгә текәде. Сикергәли-уйнаклый чапкан вагон тәрәзәсе аша тырыш яз кояшы тишкәләп, уеп бетергән пычрак кар өстен күзәтте: әйтерсең, ачуы чыккан кырыс кышның иярчен җилләре ашык-пошык җир өстен акшарлап йөри. Шаккатарлык: озын кыш буена кар астына күпме чүп җыела икән бит! Төнлә төшкән салкын һава алҗыган җирне чистартырга яралган яз булышчыларын – гөрләвекләрне шыкырдатып катырып куйган... Димәк, зарыгып көткән җылы яз әле кичектерелә... Ә самолетлар, барыбер, очарга тиештер...
50
0