
13 нче көн.
Иртүк торып ишегалдына чыгуга, Фатыйхны агач башларында ярыша-ярыша сайраган сыерчыклар каршы алды. Җылымса гына талгын җил исә, сукмак кырыйларында калган карлар эри, алар инде юкарып беткән – мәшәкатьле җиргә текәлгән язгы кояш тырышып кар ашый. Әй, рәхәт тә соң! Кояшлы яз кар-бозларны гына түгел, күңел түрендә яшеренеп яткан авыр уйларны да эретә сыман. Кояшка чагылган күзләрен кыскалап, Фатыйх тирә-якка карады: якындагы агач йортларның түбә кыегына ялтырап торган очлы боз сөңгеләре тезелгән. Үзләренең өй алдындагы тәбәнәк коймалары кыйгая башлаган икән, ныгытасы булыр, кечкенә сарай алдын себереп куярга, ихатаны тәртипкә китерергә кирәк. Тик әлегә һич вакыты юк, бу арада ялсыз эшләде ул, кич эштән кайткач чыкса гына инде. Уңайлыклары урамда булган бу ике подъездлы иске йортта дүрт гаилә яши алар, йорт алдын үзләре карап тора. Соң өйләнде Фатыйх, кырык яше тулганда гына туган ягына кайтып, үзеннән уналты яшькә яшьрәк чибәр, иркә татар кызын очратты ул. Танышкач, бәхет кошы тоткандай шатланды, өйләнешеп матур гына тормыш кордылар. Әле дә шулай яшәп яталар. Менә хәзер дә ишек ачылуга чаршау артыннан хатынының ягымлы тавышы ишетелде: – Фатыйх! – Әү, җаным! – Син тагын эшкәме? Ял көнендә дә эшләдең бит. – Эшкә инде… Эшләмәсәм, балаларны кем туйдырыр? – Ә миңа син киткәч күңелсез! – Син бит ялгыз түгел. Чәең әзерме? Кызлар, мәктәпкә җыендыгызмы әле?
55
0