12 нче көн. Китмә

12 нче көн. Китмә

Гөлираны сорарга барганда, булачак кодагыйның гына: «Яшьләр сезнең янда тормаслар инде, инвалид кеше янында авыр булыр», – дип, Миләүшәнең йөрәгенә тоз салырга өлгергән иде. Киленнең әтисе күптән инде гүр иясе икән, Гөлира әбисе тәрбиясендә үскән. Бер табак төш пешереп өлгергән арада Миләүшә узган гомерен күзалларга да, улларының киләчәге турында уйларга өлгерде. Ире, берничә кәрзин җиләк-җимеш күтәреп кайтып кергәндә, хатынның зур подноска баллап өйгән чәкчәге инде әзер иде. – И булдырасың инде, Миләш! Алтын йөрәкле генә түгел, алтын куллы да бит син! – дип мактап куйган иренә, Миләүшә бераз аптырап та, бераз үртәлеп тә карады. – Шундый алтын булгач та, бик кирәкмим бит менә, – дип куйды. Ире эндәшмәде, бары тик кап-кара күзләрен тутырып кына карады. Аның бу карашында, әйтерсең лә: «Минем дә бит хатын-кыз назы тоясым, җылы кулларның назында исерәсем, гайрәтемне, көчемне сизәсем, кадерләнәсем килә, мин дә бит ир кеше!» – дигән әрнеш ята иде.

Тэглар:

55

0