11 нче  көн. Китмә

11 нче көн. Китмә

– Син нәрсә, мине тинтәккә саныйсыңмы? Сабирә – абыйның яраткан кызы! Шул менә кичә кыз тапкан! Безнең күрше хатыны роддомда идән юа. Ул әйтте, абый төнлә килеп хәлен дә белгән әле Сабирәнең. Миләүшәнең өстенә кайнар су койдылармыни – бөтен тәне дөрләп яна башлады, колаклары тонды, теле бәйләнде. – Ә-ә, – диюдән гайре сүз әйтә алмады. Ишеткән иртәнге хәбәрне колагы белән ишетсә дә, йөрәге белән ышанасы килмәде. Соң бит ире көннәр буе аның янында, бик авыр чакларда кулларына күтәреп тә йөртә, йорт эшләрендә дә булыша, аш-суын да әзерләшә. Сүгенү-фәлән түгел, алты-җиде елдан бирле «Эх!» дип бер авыз сүз дә ычкындырганы юк. Миләүшә үзенең хатын бурычын үти алмаса да, аны битәрләп бер сүз ычкындырмый, булганына килешеп яши иде бит! Ул да түгел, уф-пуф килеп, Бәрия килеп керде. – И, теге чакта мин әйткәнне тыңлаган булса, абый ак сакаллы карт булыр иде. Әйттем мин аңа: «Сабирәгә өйлән. Эт әрсезе, тырыш та Сабирә, ут уйната торган, синең Миләүшәң кебек салмак түгел», – дидем. Мине дә, әнине дә тыңламады! Менә хәзер нужа шулпасы чөмерә! Гомер буе хатын-кыз күрми яшәмәс бит! Миләүшәнең таянган култык таяклары ычкынып, үзе уф килеп яткан Булаты янына ауды. Бәрия Миләүшәнең бу кадәр борчылуына әллә ни исе китми генә сумкаларын күтәреп кухняга кереп китте. Миләүшәнең йөрәге туктаусыз чәнеште, каенсеңлесенең болай да авыр чакта шулай угын чәнчүе хатынның башына күсәк белән суккан кебек итте – тәне тыңламады. Бераздан чынаяк белән чәй күтәреп Бәрия керде. – Я, нәрсә җәелдең инде, апа, дөресен сиңа кем дә булса әйтергә тиеш бит инде! Абый бозау булганга мин гаепле түгел. Ул сиңа мәңге дөресен әйтмәячәк. Давай тор, мә, дару эчеп җибәр, Булатка да дару каптырыйк.

Тэглар:

55

0