Нәбирә Гыйматдинова "Түрә"

Нәбирә Гыйматдинова "Түрә"

«Хуш, яшелчәләрне берәм-берәм юып, тастымал белән корыттыңмы? Башта кайсысын турарга икән? Әйдә, суганнан башла! Аны чыжлатып майда кыздыргач, эре тешле кыргычтан уылган кишер белән «бизәклә»! Өченче катламга помидор кисәкләре җәй! Иң өскә тоз-борыч сибелгән ит телемнәрен тез! Шуннан соң яшелчә катламын, капкач белән томалап, кызу мичкә тык!» Ул, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тәгам әзерләде. Тәгәрәсә дә тәгәрәр икән текә таудан адәм баласы! Әле кайчан гына Илмәт Гаязович бик зур, бик бай компаниянең җитәкчесе иде! Генеральный! Ничек шәп яңгырый! Бүген гаярь түрә гап-гади пешекче сыйфатында аш бүлмәсендә кайнаша. Дилбегә буе озын-озын көннәрне ничек уздырасың ди! Сәгать теле, үртәгән сыман, әкрен генә кыймылдый, әйтерсең, аны артка йөрешле итеп көйләгәннәр иде. Беренче мәлләрдә ул китап укыды, хатыны Гөлфизә киосктан ташыган «свежий» газет-журнал актарды, шулай вакытны тизләтергә тырышты.

Тэглар:

49

0