
Айгөл Абдрахманова " Сихерле мәхәббәт'
13 нче көн. әдәбимарафон2025 «Фәнзилә, хатыңны алып укыгач, Марат белән Наилә кабат дуслашыр дип көткән идек. Тик, ни кызганыч, уңай якка үзгәреш булмады. Маратның холкы гына бозылды: кәефсез чаклары еш була, билгесезлеккә карап сүзсез утыра. Көннәр буе сөйләшмәскә дә мөмкин... Камилә турында бер сүз әйткәне юк, тик аерылышу уеннан да кире кайтмады. Кичә загска барып, аерылышырга гариза язып кайткан... Тырышлык заяга гына булды. Күрәсең, мондый очракта сихер хәтле сихер дә ярдәм итә алмыйдыр... Апаң Язилә.»
52
0