
Күңелем җылы тели
13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Кыз торып утырды, капыл ачуы кабарды, гарьлеге, горурлыгы бәреп чыкты. “Нишләп тора әле ул, китәргә кирәк моннан! Хезмәтчемени ул, бәйләп куелганмы! Хәзер үк чыгып китәргә кирәк!” Шушы давыллы уй белән йөгерә-йөгерә җыенды, күзенә күренгән киемнәрен йомарлап сумкасына тыкты, ашык-пошык юл киемен киде, әштер-өштер чәчен рәтләде дә, кызу атлап, авылдан бер-ике чакрым читтәге олы юлга юнәлде.
Сылтамалар:
54
0