
Динә Камалетдинова "Ач күзеңне, әнием"
13нче көн #әдәбимарафон -Нуриям, улым, - диде ир елый-елый, -могҗизалар әкияттә генә була, диләр. Аллаһы тәгаләдән ялварып сорасаң, тормышта да була икән ул. Аларны читтән карап торган Юлия яннарына килергә куркып басып торды, кемнәр алар, аның әнисен нинди ир-атлар кочаклаган. Әллә әтисе эзләп тапканмы? Ул әкрен генә алар янына килде, ике ир кочагындагы әнисенең җилкәсенә кагылды: -Әнием, синме соң бу, болар кемнәр? - диде кыз аптырап. Шул арада әнисен калдырып аны Рифнур кочаклап, күтәреп алды: -Исәнме, сеңелкәем, - диде ул, -менә очраштык та, ә бу безнең әтиебез була инде. Әти дигәч, кем икәнен дә белмичә, Юлия дә Рифгатьне кочаклап алды. Рифгать кызны кочаклап яратса да, аптырап Нуриягә карап куйды. -Борчылма, - диде Нурия, -син уйлаганча түгел ул, кайткач сөйләшербез, - диде Нурия. Аларның сөйләшер сүзләре күп-бик күп иде. Бәхетле, бик бәхетле иде алар бүген, әле аларның алда тагын да бәхетлерәк көннәре булачак. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ДинәКамалетдинова #Ачкүзеңнеәнием
77
0