
Ләбиб Лерон "Керпе шатлыгы"
Бүген дә иртән уянды Керпе. Һәм юынгычка су салды Керпе. Бик әйбәт итеп юынганнан соң, Алмагачлыкка юл алды Керпе. Алмагачларда — хисапсыз алма: Яшеле дә бар, бик күп алы да... Уйлана Керпе, аптырап тора: — Бу алмаларны ничек алырга? — Шулвакыт, кинәт, яман сызгырып, Алмагачлыкта көчле җил исте... Алмалар җиргә коелган чакта Керпе башына бер алма төште. Җил-давыл тынды, балкыды кояш. Керпе, шатланып, җыйды алмалар: Тырысы тулды, аркасында да Алма сыярлык урын калмады.
49
0