Алсу Нәҗми "Күңел байлыгы"

Алсу Нәҗми "Күңел байлыгы"

Яхшылыкны күпләп өләшкәндә Төнебездә тыныч йокларбыз, Киләчәкнең һәрбер көнендә Дусларыбызга таянырбыз. Ерак юлга үзем белән алам Яхшылыкның төрле төсләрен, Кул сузганга тәккәбер булмам, Мин кеше каршына килмәдем. Байлыгыңны күпләп өләшкәндә Булган бар нәрсәңне югалтма, Уйла байлык алтын гына түгел, Күңел байлыгы кыйммәт миңа. Борчу- мәшәкатьле тормыш җанны Телгәли дә тагын арыта. Сөю җанны сәмави итә дә Күренми дә оча бушлыкта. Кабаттан да туар өчен җиргә Шул дөньяда кабат яшәргә, Кемнәр килә, кемнәр инде китә, Бакый дөнья барын кабул итә. Акыл зирәклеге бүләк ясый Хәтерне ул сызып ата да, Яңа хәтер, яңа гомер бирә Өр яңадан яши башларга.

Тэглар:

71

0