
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 14 нче көн Хөсетлек (хикәя) Барлас КАМАЛОВ
Сәлимә белән Галимә күрше кызлар иде. Алар Таллыяр авылының Өч Инеш урамында үсеп буй җиттеләр. Холыклары төрле була торып, су сипсәң дә аера алмаслык дус-сердәш иделәр. Сәлимә йомры гәүдәле, өлгер-җитез хәрәкәтле, җор телле чибәр кыз булып, күпләрнең күз карашын үзенә тартты. Озын толымнары дисеңме, бит очлары багалмадай алсуланып торган түгәрәк ак йөзенә сибелгән матур кара миңнәрен әйтәсеңме, куе керфекләр каймалаган зәңгәр күзләрен телгә аласыңмы, чәчкә таҗыдай иреннәренә дикъкать итәсеңме — табигатьнең үзенең бу баласына күркәмлекне кызганмый биргәнлегенә инанасың. Чибәрлеген ул үзе дә бик белә, шунлыктан горур, тәкәббер йөрүчән иде. Тулаем тәэсирне фәкать бер сыйфаты киметә төшәр булды. Сәлимә, аягы тездән бөгелмәгән сыман, торна адымнары беләнрәк йөрүчән иде. Кыз зәвык белән киенде, гаиләләре хәлле булды, теләгәнчә киенергә мөмкинлеге дә бар иде. Чытнай ак кофта белән карга канаты кебек җете кара итәкне, кара туфлиларны яратты. Чәчүргечкә дә кара тасма сайлаучан булды. Гомумән дә, кара төсне бик үз күрә, хәтта салават күперендә шул төс булмауга да сәерсенә иде. Бөек Ватан сугышы алдыннан Мәскәүдә метро төзелүне могҗизага санап чыгарылган бер җыр аның җанына якын булып иреште. Кара ки, дустым, кара ки, Ерактан танышырбыз, Җир астыннан юллар салып Булса да кавышырбыз...
40
0