
Фаил Шафигуллин Нишләргә тиеш идем?
Светланалар бакчасы ягынарак елышып , рәшәткә буендагы акация арасына кердем. Күңелем мине дөрес алып килгән икән. Светлана бакчада иде. Шәфәкъ нурларында чәчләре тагын да кызарыбрак, ут капкан шикелле булып күренә. Ак маңгаен миләш кәүсәсенә терәгән. Ябык иңбашлары дерелди-Светлана елый иде.
44
0