Туган як моңы Хәсән Сарьян

Туган як моңы Хәсән Сарьян

Ул нишләптер стипендиягә эләкми калды. Өеннән ярдәм юк. Әтисе чахотка чирле, аның өчен дип иң авыр елларда мунчаларын, сыерларын сатып ашадылар. Өй тулы бала - иң олысы Касыйм булып, аннан кече тагын дүрт сеңлесе бар; әтиле дип аңа тулай торак та бирмәделәр. Шулай айдан артык, дәрестән соң пристань буена төшеп, эш булган көннәрне ашлыктыр, бәрәңгедер бушатып, дүрт-биш сумга яшәп карады да, өйдән алып килгән ике капчык сохарие да беткәч, «ярый, киләсе елга килермен әле» дип, укуын ташлап кайтып китте… Ләкин ул киләсе елга да, киләсенең киләсе елларны да килә алмады: шул ук кышны әтисе үлеп, атасыз дөнья, ипсез-сапсыз килеш, моның өстенә өелеп калды, - тиз генә ерып чыкмалы түгел иде.

Тэглар:

54

0