Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

🍁12нче көн Язмышка Язмыш, мине көзгә чакырма син, Минем урын әле язларда. Табышсыннар, кавышсыннар диеп, Кабат кайта җиргә язлар да. Фасыллардан тора безнең гомер, Кабатланмас җәе, көзе бар. Һәркемнең дә йөрәк түрләрендә Тик берәүгә әйтер сүзе бар. Сыерчыклар сөйли безнең хисне, Җырга сала аны былбыллар. Хәтерләрдә яши мәңгелеккә «Мин яратам» дигән минутлар. Янәшәңнән сөю атламаса, Томан сарыр барыр юлларың. Карашыңда бәхет чагыламы,– Яшәү рәхәт, тою Ул барын! Гашыйкларны кавыштырыр өчен, Кайта кабат җиргә язлар да. Язмыш, мине көзгә чакырма син, Минем урын әле язларда… Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

62

0