Күңелем җылы тели

Күңелем җылы тели

12 нче көн #әдәбимарафон2025 Йөри-йөри сызлаган шеш сытылгандай, уйламастан, бу йомгакның да очы чыкты. Ул көнне Әмилә, көне буе бәрәңге утап тузанга баткач, елгага төшеп су кереп, көтү кайтканчы тегеләргә текәлеп утырганчы, иртәгә Мөнирә әбигә алып барырмын,дип, бераз җиләк, мәтрүшкә җыеп, күңеле күтәрелеп, киртә артыннан гына кайтып керде. Азамат белән Зифа, урам ягыннан кермәгәч, аны шәйләми калдылар, ахры. Чәй эчәләр, алачыктан савыт-саба шалтыраган, шыбырдап су аккан тавышлар аермачык ишетелеп кала. Менә абыйсы юаш кына итеп мөңгерәде: - Китәле, Зифа, юкны сөйләмә… – Нишләп юк булсын, – хатыны аны кискен бүлдерде, – синең өчен минем сүзем юк сүзме?! Бәлки, үзем дә юктыр, ә?!

Тэглар:

54

0