
Әдәби марафон 2025
🍁11нче көн Мәңгелек юлы Телсез халык онытыла,– Раслый моны гасырлар. Минем халкым – Моң иясе, Телдән төшмәс теле бар! Теле бар кыйбла эзләми, Сирәк кунак анда зар. Күкрәк киереп әйтим әле: Теле барның иле бар! Шундый халыкның Тукае, Сәйдәше, Җәлиле бар. Теле барның, иле барның Сагышлы күңеле бар! Тел һәм ил янәшә барса, Чорларны кичәр, чыдар. Тар сукмакка борылмыйча, Тарих түренә чыгар! Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
45
0