
13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"
Юк, Асия бүген инде ул җырны җырламый, күптәннән җырламый. Җырламый да, еламый да! Асия дәртләнеп, очып кына диярлек йөрде. Бүгенге тормышыннан бик кәнагатъ иде ул. Күңеле эчтән: бар да яхшы, бар да яхшы дип җилпенде. Бар җирдә тәртип, хәзер шуңа тәмле исләр кушылачак. Егерме ел элек мондый тормыш турында хыяллана да алмады, ә менә хәзер – аннан бәхетле хатын юк. Асия бүлмәдән бүлмәгә күчкәндә коридордагы көзгегә күз ташлап алырга да онытмады. Аның үзенә генә хас, иренә бүләк итә торган карашы бар. Хәзер кайтып керсә, ул аңа шул карашны бүләк итеп, башын әйләндерәчәк. Кем әйтте кырыкта кеше карт дип, кырыкта әле тормыш тәмен татый гына башлыйсың икән бит! Ишектә ачкыч тавышы ишетеп, тиз генә чәйнеген кайнарлатырга куйды, юеш кулын ак тастымалына сөртә-сөртә ишеккә ашыкты. Самат ишектән керә күрүгә: – Их-х, әллә нинди тәмле исләр килә, – дип ишекне япты да каршысында торган хатынына карап басып тора бирде. Баштанаяк карап чыккач, сорый: – Бу матурлык бүген миңамы, анасы? #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова. #Яраларыңбеләняратырмын... #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
39
0