Ләбиб Лерон "Яңгырның ял көне"

Ләбиб Лерон "Яңгырның ял көне"

Уф! Ардым!.. Инде бер атна бардыр — Ява да ява яңгыр, Ява да ява яңгыр... Дүшәмбе — яшенләде. Сишәмбе — сибәләде... Чәршәмбе — койды гына! Пәнҗешәмбе — чиләкләп... Җомга көн — төшкә кадәр... Шимбә көн кичкә кадәр Яуды да яуды яңгыр, Яуды да яуды яңгыр! Бүген менә — якшәмбе. Инде кич җитеп килә. Иртәдән бирле күктә Кояш елмая, көлә... ...Кер бавына әнием Кибәргә керләр элә...

Тэглар:

47

0