
Гөлүсә Шаһбан "Миңа Берәү кирәк"
Миңа Берәү кирәк Миңа терәү кирәк түгел, Миңа Берәү кирәк... Күкрәгенә алып сөярлек, Авыр чакта: "Борчылма әле, җаным, Синең мин бар әле", - диярлек. Миңа терәү кирәк түгел. Миңа Берәү кирәк... Назлы гына итеп кочарлык, Упкын читләрендә торган чакта. Зәңгәр күккә алып очарлык! Юк! Миңа терәү кирәк түгел, Миңа Берәү кирәк... Иңне иңгә куеп яшәрлек. Меңнәр сиңа йөзен чөергәндә: " Синең мин бар" - диеп дәшәрлек! Кирәкми лә терәү - Кирәк Берәү... Сагышлардан кайчак сыгылганда. Терәү түгел икән, Берәү кирәк - Ялгышканда... абынганда... егылганда...
53
0