
Гөлчәчәк Хаҗиева "Имгәк"
12нче көн #әдәбимарафон - Улыгызның хәле мактанырлык түгел... Операция кирәк... Тагын балаларыгыз бармы? – Юк, доктор... Ул безнең бердәнбер... Тапмаска куштылар... Ә мин таптым... Бик авырлык белән... Бүтән балабыз булмый, диделәр... Шуның аркасында... Илмир шунда гына үзенең ни өчен «имгәк» булуын төшенде... Ул бит әнисен газапка салган икән. Әнисе яңадан бала алып кайта алмый. Әтисе дә Илмирны шуңа күрәлмый. Юк, алар гына түгел, аны бөтен дөнья күрәлмый... Илмирның кабат йөрәге сулкылдап куйды. Малай урындык буйлап шуып төште. «Әни... Әни... Әни-и-и...» Баланың соңгы сүзләре тел очында эленеп калды. Ул арада коридорда шау-шу купты. Малайны реанимация бүлегенә керттеләр, әмма табиблар ярдәме биредә көчсез иде инде... Якыннары тарафыннан «имгәк» дип рәнҗетелгән сабыйны күкләр үз тарафына алды. Мондый гаделсезлекне Җир-анабыз инде бүтән күтәрә алмый иде шул... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлчәчәкХаҗиева #Имгәк
50
0