12нче көн. Китмә

12нче көн. Китмә

– Улым син никахка түгел, сәхнәгә чыгарга җыенган артист кебек, булмый болай. Әйдә әле, минем киемнәр янында өр-яңа зәңгәр галстук бар, башыңа да бәрхет зәңгәр түбәтәй кияргә кирәк. – Синең киемнәр бездәмени әле, күченеп бетмәгән идеңмени? Улының тавышына мыскыл төсмер чыгарып әйтелгән сүзләрен ир колак артыннан уздырды. Үзләренең йокы бүлмәсендәге стенкадан матур түбәтәй белән галстук тотып чыкты да: – Менә болар сиңа бик килешергә тиеш, – дип, улына тоттырды. Ул да түгел, урам якта машина сигналы ишетелде. – О, безнең тагын бер яшь әти дә килеп җиткән! Егетләр никах мәҗлесенә дигән күчтәнәчләрне җыештырып машинага чыгардылар. Кыз йортына ике машина белән барырга булдылар. Теле белән әйтмәсә дә, олы уллары әти-әнисенең бүгенге хәленә бик борчыла, икесен дә яратканга күрә, ни берсенә, ни икенчесенә авыр сүз белән кагылырга теләми. – Әти, без Булат белән бергә утырырбыз, сез әни белән бергә барыгыз инде, бер машинада, – дип кенә сораулы карашларга нокта куйды. Миләүшә улының теләгенә бар йөрәгеннән сөенде. И акыллы бала булды Динар гомере буе! Чыңгыз, Миләүшәне култыклап, машинага кадәр алып чыкты. Хатынның тәне калтырап куйды. Шушылай култыклашкан килеш барасы да барасы иде... Алдагы көннәрдә дә... Иренең үзе өчен никадәрле газиз, кадерле, якын булуын тагын да аңлап, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Хатынының бу халәтен ир сизде, үзен гаепле санапмы, әллә башка уйларга чумыпмы, аның йөзенә карамаска тырышты. – Миләш, сиңа артта җайлырак булыр, – дип машинаның арт ишеген ачкан иде, хатыны: – Чыңгыз, соңгы тапкыр булса да, синең белән янәшә утырып барыйм, – диде. Ир тормышның иң авыр елларын бергә күтәргән хатынның теләгенә каршы килмәде. – Арткы урындыкта сиңа җайлырак булыр, дигән идем, – дип кенә җаваплады.

Тэглар:

64

0