
12 нче көн.Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин
#әдәбимарафон2025 Минем күңел ярсуыннан туктамаган әле. Кичә генә бит мин, инде качтым, бу газаптан котылдым, дип уйлаган идем. Ә бүген яңадан лагерьда. Яңадан минем язмыш яшәү белән үлем арасына килеп кысылды. Яшәү бик еракта, үлем бик якында. Барактан ишегалдына чыктым. Ишегалды әсирләр белән шыгрым тулы. Барысы да кояшлы якка чыгып утырганнар. Биредә җылы, рәхәт. Кайберәүләр, күлмәкләрен салып, йөзләрен чыта-чыта «һөҗүм» алып баралар. Кайберәүләр чокырга тулып калган яңгыр суларын котелокка җыеп йөриләр. Ә кайберәүләр, йөзләрен кояшка куеп, һич селкенмичә рәхәтләнеп кенә утыралар. Әйтерсең аларга дөньяда шуннан башка бернәрсә дә кирәкми иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
48
0