Туган  як моңы Хәсән Сарьян

Туган як моңы Хәсән Сарьян

Идарәдән канатланып чыгу белән, сабаннарыбызны алачык алдына илтеп, атларыбызны чирәмгә җибәрдек тә инде ныклап торып нинди техникумга китә- сене уйларга тотындык. Башта гына җиңел тоелган икән: эзләнә-сайлана башлагач, шактый авыр булып чыкты бу. Чыннан да, нинди техникумга китәргә соң? Күрше авылның ике кызы беренче көннән үк, бер икеләнүсез, статистика техникумына китәргә булды. Ләкин безнең ул техникумга күңел ятмый: аннан хисапчыдыр-нидер генә чыга икән; хисап эшен аны безнең авылда укымый да эшлиләр, әнә Чулак Зиннәт абый аны гомере буе эшләде, бер дә техникум бетермәгән…

Тэглар:

61

0