
12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"
Өйгә кайтып кергәндә, аш бүлмәсеннән тәмле исләр таралган, радиодан җыр-моң агыла. Кергәнен ишетүче юк. Асия акрын гына аш бүлмәсенең ишек янагына килеп сөялде һәм, елмаеп, шым гына ирен күзәтте: ә ире арты белән баскан да тырышып-тырышып кишер кыра, суган турый. Аларның гаиләсендә төп кагыйдә: кем алдан кайткан – шул ашарга әзерли. Мондый тәртип балаларга да кагыла. Самат, авыз эченнән нәрсәдер мөгрәп артына борылуы булды, куркуыннан сикереп китте. – Һу, һуу! Котымны алдың, нишләп торасың? – Асия эче катып көләргә тотынды, көлә-көлә килеп ирен кочаклап алды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова. #Яраларыңбеләняратырмын... #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
62
0