Ләбиб Лерон "Без - табигать баласы"

Ләбиб Лерон "Без - табигать баласы"

Без - табигать баласы Рәсем ясыйм ак кәгазьгә Төсле буяулар белән: Юлбарысны ясап куйдым Төлке-куяннар белән. Рәсемемдә тычкан белән Аю бии бергәләп. Бал кортлары очып йөри, Канат җилпи күбәләк. Мәтәлчек атып уйныйлар Мәче, керпе, арыслан... Ташбакалар, пыр туздырып, Атлар белән ярыша! Рәсемемдә кошлар сайрый, Чикерткәләр сикерә. Балык малайлары белән Күлдә кәҗә су керә. Үзе кадәр йөк күтәргән Бер кырмыска малае. Маймыл, аңа караган да, Кашып тора маңгаен... Үземне дә, дусларны да Сыйдырдым мин рәсемгә: Юан гәүдәле булса да, Сыйды хәтта Рәсим дә! ...Ак кәгазьгә сыйган кадәр Ясагачтын барсын да, «Без — табигать баласы!» — дип Яздым рәсем астына.

Тэглар:

56

0