
Ләбиб Лерон "Күбәләк"
Болыннарда күп алар, Чәчәкләргә куналар... Үзләрен һич шәйләп булмый — Чәчәк төсле шул алар! Күбәләкләр — шаяннар... Чәчәкләр дә наяннар: Күрми калам, күбәләкне Яшерәләр кай ара?.. Күбәләгем-күбәләк, Уйныйк, әйдә, бергәләп! — Качма, качма, курыкма син — Очкалап та йөргәлә!
52
0